Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Дүшәмбе, 20.05.2024, 07:14

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | Файллар каталогы | Теркәлү | Керү

Главная » Файлы » Мои файлы

Дәрес
[ Скачать с сервера (19.8 Kb) ] 17.02.2011, 18:17

Татар теле, 2 нче класс Тема. Сүз темасын кабатлау. Максат. 1. Кем, нәрсә, нинди, нишли сорауларына җавап биргән сүзләрне кабатлау; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. 2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. 3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһаз. 2нче класс дәреслеге, проектор, рәсемнәр, карточкалар. Дәрес барышы.

I.                  Оештыру моменты.

1.     Шигъри исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар! -

Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.  

Тукай телен, анам телен  

Өйрәнергә дип килдек.

2.     Дежурның рапорты. Бүгенге число. Атна көне. Һава торышы.

Ә хәзер, балалар, миңа күрсәтегез: -Җил ничек исә? -Кояш ничек чыга? -Яңгыр ничек ява? -Укучылар ничек матур итеп утыралар?

3.     Дәреснең темасын, максатын хәбәр итү. Укучылар, без бүген дәрестә сүз темасын кабатларбыз. Сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? (Кем, нәрсә, нинди, нишли?) Сорауларны рус теленә тәрҗемә итик. Дәфтәрләргә датаны һәм теманы язып куябыз.

II.               Кабатлау.

1.     "Танышу” темасына диалог төзү. Бүген безгә кунаклар килгән, аларны үзебез белән таныштырып үтик әле. -Минем исемем Гөлнара Фәнисовна. Ә синең исемең ничек? -Лилия – кыз, ә син кем? -Дениска 8 яшь, ә сиңа ничә яшь? -Мин укытучы, ә син кем? -Мин мәктәптә эшлим, ә син кайда укыйсың? -Рәсим 2нче класста укый, ә син ничәнче класста укыйсың? -Алия Уфада яши, ә син кайда яшисең? Афәрин, укучылар! Ә хәзер кем үзе турында сөйләп күрсәтә? (2 укучы монолог төзи)

2.     Сәяхәткә чыгу. Укучылар, бүген безгә кунакка  акыллы ябалак  килгән. Ябалак сүзен рус теленә тәрҗемә итик әле. (Сова) Балалар, ябалак бүген сезнең белемнәрегезне тикшерер. Ул үзе белән хат та алып килгән. Бу гади хат түгел, ә тылсымлы хат. Әйдәгез укып карыйк әле.    "Исәнмесез, укучылар! Безнең урманга Бәләбәйдән бер песи килде. Ул адашты. Аңа ярдәм итәргә кирәк!” Песигә ярдәм итәбезме, укучылар? Әйе! Моның өчен безгә урманга барырга кирәк. Урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме? Урман кагыйдәләре: -Шаулама! -Чүпләмә! -Агачларны сындырма! -Учак якма! Хәзер урман эченә керсәк тә була.

3.      1нче каршылык. Укучылар, юлны яфраклар каплаган. Без аларны тәртипкә салырга тиешбез. Моның өчен яфракларга язылган сүзләрне дөрес итеп төркемгә бүлеп язарга кирәк: 1нче төркем –нәрсә?, 2нче төркем – нинди?, 3нче төркем – нишли? сорауларына җавап бирүче сүзләрдән торсын.  Агач, шаулый, көзге, урман,пешә, кызыл, үсә, алма, матур. Укучылар яфракларга язылган сүзләрне укый, тәрҗемә итә, тактага һәм дәфтәрләргә яза. Хәзер шушы сүзләрдән җөмләләр төзик. Көзге урман шаулый. Матур агач үсә. Кызыл алма пешә. Афәрин, укучылар. Юл ачык, алга таба киттек.

4.     2 нче каршылык. Плакатка төрле рәсемнәр төшерелгән. Һәр предметка дөрес итеп сорау куярга кирәк. "Укытучы һәм укучы” уены. "Укытучы” рәсемгә күрсәтеп сораулар бирә, "укучы” җавап бирә. Бу кем? Бу нәрсә?  Каен,дәфтәр, китап, укытучы, аю, куян, миләш, укучы, әни... Укучылар, татар телендә кем? соравына нинди сүзләр генә җавап бирә? Рус телендә дә шулаймы?

5.      Физминут. Куян син кайда?

6.     Куян үзенең яраткан яшелчәләрен, җимешләрен алып килгән. Нәрсәләр ярата икән куян, карыйк әле. Яшелчә, җимеш рәсемнәрен күрсәтү. Бу нәрсә? Ул нинди? Бу кишер. Ул сары, озынча. Бу алма. Ул кызыл, тәмле. Бу шалкан. Ул сары, түгәрәк. Бу кыяр. Ул яшел, озынча.

7.     Укучылар, без сезнең белән үткән дәрестә табышмак укыган идек, искә төшерик әле шуны. 56 нчы күнегү. Кем җавабын тапты. Әйе, керпе. Менә шул керпе безнең юлга чыгып утырган. Керпе турындагы текстны дөресләп укымасак, энәләренә кадалуыбыз бар. Бу керпе. Ул – йорт хайваны. Ул куян ашый. Алманы яратмый. Аның балалары юк. Туны йомшак. Керпе агач башында яши. Ул оча.

8.     Менә безнең песиебез дә килеп чыкты. Ягез әле, песине яхшылыкка өйрәтик. Песи, песи, пескәем, Кар базына төшмә, Май ашама, сөт эчмә, Прес! Прес! Прес!

  V. Йомгаклау. Укучылар, без бүген дәрестә ниләр өйрәндек, нәрсәләр эшләдек? Йөрдек урман аланында, Җәнлекләр,кошлар күрдек. Ярдәм иттек песигә, Бик күп нәрсәләр белдек. Әйе, укучылар, без бүген бик нәрсәләр белдек. Урман җәнлекләре, кошлары турында өйрәнүне алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез. Сез өйдә песнәк турында текстны матур итеп укырга әзерләнеп килерсез. Өй эше: 57нче күнегү.

Акыллы ябалак сезне бик ошаткан. Бигрәк акыллы, тырыш балалар инде, ди һәм барыгызга да зур бишлеләр куя.    

Категория: Мои файлы | Добавил: hgf
Просмотров: 2619 | Загрузок: 175 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Бүлекләр

Мои файлы [8]

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0