Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Шимбә, 27.04.2024, 06:49

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | Теркәлү | Керү

Татарстан укучыларының көзге каникуллары бер көнгә артыграк булачак. Ник дигәндә, каникуллар бәйрәм вакытына туры килә.
Көзге каникуллар 30 октябрь 5 ноябрь аралыгында узачак. 28 ноябрь – соңгы уку көне, шимбә. 6 ноябрь – республикада бәйрәм көне. Шуңа күрә балалар мәктәпкә 7 ноябрьдә генә килә.
Просмотров: 1259 | Добавил: Гульнара8 | Дата: 30.10.2017 | Комментарии (3)

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Просмотров: 2437 | Добавил: hgf | Дата: 09.05.2012 | Комментарии (0)

Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә. Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала. Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин. Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре. Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 5 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Бәйгегә килгән материа ... Читать дальше »
Просмотров: 2169 | Добавил: hgf | Дата: 21.03.2011 | Комментарии (1)

Яңа гасыр телеканалының  "Күчтәнәч"  тапшыруы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125-еллыгына багышланган конкурс игълан итте. 15нче апрельгә кадәр балалар үз куллары белән эшләгән әйберләрен, ясаган рәсемнәрен, үзләре язган әкият, шигырьләрен җибәрә ала. Төп шарт - алар барысы да Г.Тукайның иҗатын яңача чагылдырырга тиеш. 

Адресы:  420095 Казан шәһәре, Шамил Усманов ур., 9 йорт 

Просмотров: 942 | Добавил: hgf | Дата: 14.03.2011 | Комментарии (1)

"Бердәм Русия” 27 мартта Башкортстанда "җәйге” вакытка күчүгә каршы чыкты. Бу турыда партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов белдерде.— Без республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Башкортстанда "җәйге” вакытка күчүдән баш тарту турындагы тәкъдимен хуплыйбыз, — диде ул. — Бу төбәгебездә вакытны географик вакытка якынайту мөмкинлеге бирәчәк.Республикада киләсе атнада сәгать уклары бер сәгатькә алга күчерелмәгән очракта, безнең төбәк дүртенче сәгать поясыннан өченчегә күчәчәк. Уфа белән Мәскәү арасындагы ике сәгатьлек вакыт аермасы бер сәгатькә кыскарачак. Рөстәм Ишмөхәммәтов фикеренчә, бу әйбәт, чөнки Башкортстан күпчелек төбәкләр Мәскәү вакыты яисә бер сәгать аерма белән яшәүче Идел буе федераль округына карый."Җәйге” вакытка күчүдән баш тартуның төп максаты — икътисади күрсәткеч түгел, кешеләрнең сәламәтлеге. "Җәйге” һәм "кышкы” вакытка күчүне кертү хата булды. Кешеләр сәгать күчерүгә авыр күнегә, моның стресс һәм авырулар китереп чыгару их ... Читать дальше »
Просмотров: 896 | Добавил: hgf | Дата: 14.03.2011 | Комментарии (0)

Ниһаять, мәгариф министры билгеләнде. Ул – Әлфис Гаязов. Ул 1956 елгы, Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Бу урынга билгеләнгәнче, Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы педагогия университеты җитәкчесе булып эшләде. (Азатлык радиосы)
Просмотров: 1022 | Добавил: hgf | Дата: 13.03.2011 | Комментарии (0)

Гадәттәгечә, елның тәүге айларында республиканың барлык министрлыкларында эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышлар уза. Башкортстан Мәгариф министрлыгының шундый утырышы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге интернат-гимназиядә булды.Былтырга эшкә йомгак ясауны республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина узган елдагы мөһим вакыйгалардан башлады. Болар — Башкортстан укытучыларының Х съезды, "Бөтенрусия педагогик җыелышы” оешмасының Башкортстандагы бүлеге ачылуы, мәгариф өлкәсенең ике тапкыр Президент советында каралуы, 2010 елның Укытучы елы девизы астында үтүе һәм башкалар. Бу чаралар, әлбәттә, республика мәгарифен үстерүгә, укыту-тәрбия эшендәге проблемаларны бергәләп хәл итүгә багышлануы белән мөһим.Былтыргы эшләрне анализлаганда Зөһрә Рәхмәтуллина җәмәгатьчелектә, беренче чиратта укытучыларда төрле фикерләр тудырган яңа федераль дәүләт стандартларына күчүгә тукталды. Узган уку елында республик ... Читать дальше »
Просмотров: 1173 | Добавил: hgf | Дата: 09.03.2011 | Комментарии (0)

8 март бәйрәме белән!
Просмотров: 1459 | Добавил: hgf | Дата: 06.03.2011 | Комментарии (0)

Агымдагы елны "Тукай елы” дип игълан итү халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы – ТӨРКСОЙ тарафыннан узган елны ук карарлаштырылган иде. Бу оешма һәр елны төрки дөньяга танылган күренекле шәхесләргә атап уздыра. Әйтик, 2010 ел күренекле башкорт сәясәтчесе, галим һәм язучы Зәки Вәлиди елы буларак билгеләп үтелгән иде. 2011 ел исә татарның күренекле шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан "Тукай елы” итеп игълан ителде.
Просмотров: 817 | Добавил: hgf | Дата: 23.02.2011 | Комментарии (0)

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республикабызда 2011 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Шушы олуг юбилейга багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында онлайн-викторина үткәрелә. Викторина татар һәм рус телләрендә уздырыла. Ул өч этаптан гыйбарәт булачак. Һәрбер этапта шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган өчәр сорау бирелә һәм һәр сорауга өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә. Викторина 2011 нче елның февраль, март, апрель айларында уза. Нәтиҗәләр 2011 нче елның апрель ае азагында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. (Белем.ру)
Просмотров: 1256 | Добавил: hgf | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

1 2 »

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0