Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Пәнҗешәмбе, 09.05.2024, 07:04

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | | Теркәлү | Керү

Главная » 2011 » Март » 14 » “Җәйге” вакытка күчәргәме, юкмы?
20:37
“Җәйге” вакытка күчәргәме, юкмы?
"Бердәм Русия” 27 мартта Башкортстанда "җәйге” вакытка күчүгә каршы чыкты. Бу турыда партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов белдерде.— Без республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Башкортстанда "җәйге” вакытка күчүдән баш тарту турындагы тәкъдимен хуплыйбыз, — диде ул. — Бу төбәгебездә вакытны географик вакытка якынайту мөмкинлеге бирәчәк.Республикада киләсе атнада сәгать уклары бер сәгатькә алга күчерелмәгән очракта, безнең төбәк дүртенче сәгать поясыннан өченчегә күчәчәк. Уфа белән Мәскәү арасындагы ике сәгатьлек вакыт аермасы бер сәгатькә кыскарачак. Рөстәм Ишмөхәммәтов фикеренчә, бу әйбәт, чөнки Башкортстан күпчелек төбәкләр Мәскәү вакыты яисә бер сәгать аерма белән яшәүче Идел буе федераль округына карый."Җәйге” вакытка күчүдән баш тартуның төп максаты — икътисади күрсәткеч түгел, кешеләрнең сәламәтлеге. "Җәйге” һәм "кышкы” вакытка күчүне кертү хата булды. Кешеләр сәгать күчерүгә авыр күнегә, моның стресс һәм авырулар китереп чыгару ихтималы арта.Бүген Башкортстанның "җәйге” вакытка күчүе турындагы мәсьәлә Интернетта, шул исәптән Рөстәм Хәмитов блогындагы "Живой журнал”да актив тикшерелә. Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, "җәйге” вакытка күчүдән баш тарту турындагы башлангычны бердәмрусиялеләр үзләре тикшереп, Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәкъдим итәчәк.Башкортстанның "җәйге” вакытка күчүдән баш тартуын Мәскәү хупласа, республикада "кышкы” вакыт расланачак. Ә аны астрономик яктан дөресрәк дип исәплиләр. Быелдан "җәйге” һәм "кышкы” вакытка күчү барлык Русия территориясендә гамәлдән чыгарыла. Бу турыда Президент Дмитрий Медведев февральдә үк белдергән иде. Сәгать уклары соңгы тапкыр 27 мартта күчереләчәк. Көзен "кышкы” вакытка күчү булмаячак.Евгений Рәхимкулов. ("Кызыл таң")
Просмотров: 898 | Добавил: hgf | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Календарь

«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0