Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Пәнҗешәмбе, 09.05.2024, 00:51

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | | Теркәлү | Керү

Главная » Архив материалов
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнарны кыскартуны һәм оптимальләштерү барышында тотылмыйча калган акчаны укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтүне таләп итте.— Мәгарифтә чыгымнарны оптимальләштерү белән тыныч кына, планга ярашлы шөгыльләнергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Иң элек сыйныфлардагы укучылар санына игътибар итү мотлак. Бер сыйныфта икешәр, өчәр, дүртәр бала укыган мәктәпләр бар, ә республика буенча 115 сыйныфта берәр бала исәпләнә.Якынча бәяләүләр буенча Башкортстанда мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнар елына 5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.  БР Президентының матбугат хезмәте. ("Кызыл таң")
Просмотров: 759 | Добавил: hgf | Дата: 17.02.2011 | Комментарии (0)

Көтмәгәндә яхшылык эшләү көне. Халыкара хәйрия оешмалары 17 февральне күптән түгел шулай дип билгеләгән. Кичә Конгресс-холлда уздырылган чара, ягъни "Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың талантлы яшьләрен бүләкләү әлеге бәйрәмнең матур үрнәге булып торса да, аның хакимият тарафыннан бик төптән уйланылган гамәл булуы ачыкланды.Яшьләр проблемаларына рәсми органнар һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын көчәйтеп җибәргән "Мәгариф” проекты илнең генофондын саклауда һәм җәмгыять үсеше ресурсы буларак зур әһәмияткә ия. Русия Президентының 2006 елның 6 апрелендәге "Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме чаралары турында”гы Указы нигезендә 14-25 яшьләрдәге талант ияләре ел саен премияләр белән бүләкләнә. Башкортстанда бу югары бүләккә ия булганнар елдан-ел арта. Мәсәлән, 2006 елда дәүләт ярдәме алганнар 112 кеше булса, бүген алар — 127 кеше. Аларга тантаналы рәвештә дипломнар һәм 30-60 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.Халыкара, Бөтенрусия, төбәкара конкурс, фестив ... Читать дальше »
Просмотров: 715 | Добавил: hgf | Дата: 17.02.2011 | Комментарии (0)

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Мәскәү шәһәрендәге А.Пушкин музеенда бөек татар шагыйренә багышланган күргәзмә узачак. Ул моңа кадәр Санкт–Петербург шәһәрендәге Бөтенроссия А.Пушкин музеенда оештырылган күргәзмә проектының дәвамы булачак.Күргәзмә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле Вәкиле тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәскәүнең Мәдәният департаменты, Татарстан Милли музее һәм Мәскәүнең Төбәк татар милли–мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештырыла.Күргәзмәнең А.Пушкин музеенда үтүе очраклы түгел. Тукай үзенең кыска гына гомере эчендә рус әдәбияты даһие – Александр Пушкинга тирән хөрмәт белән сугарылган мәхәббәт хисләрен тоеп яши. 1907 елда Уральскидан Казанга әйләнеп кайтканда ул инде үзенең шигырьләре һәм мәкаләләре белән күпләргә билгеле шагыйрь, журналист була, аны татарлар милләтнең мәгърифәт һәм сәнгать маягы итеп таный. Ә Тукайның ул чакта юл кәрҗинендә иң кыйммәтле әйбер – Пушкинның шигырьләр җыентыгы яткан. Тукай Пушкинны бераз тәрҗемә дә иткән. Ул киләчәк ... Читать дальше »
Просмотров: 1091 | Добавил: hgf | Дата: 17.02.2011 | Комментарии (0)

15 нче февральдә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча Комитет утырышы булды. Анда әлеге мактаулы исемгә түбәндәгеләр лаек дип табылды:Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә татар халык җырларын һәм классик татар музыкасын башкарган, концерт программаларын куйган һәм «Күңелем җырдан тора» һәм «Исеңдәме» CD-дискларын чыгарган өчен Филүс Каһиров лаек дип табылды.Казан милли тикшеренү технология университеты аспиранты Ярослав Ключниковка олы бүләк "Арт-пластилин” инновацион хезмәте өчен бирелде. Әлмәт татар дәүләт драма театры М.Җәлил исемендәге премияне "Балакаем” (Илгиз Зәйниев пьессасы, режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова) спектакле өчен алды.Дүртенче премияне "Ялкын” журналы редакциясе (рухи һәм эстетик тәрбия белән бәйле мәкаләләрне, балалар хокукларын яклаган өчен) һәм "Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге” дәүләт учреждениесе коллективы (республикада яшьләр сәясәтен алып барган, социаль проектларны эшләгән һә ... Читать дальше »
Просмотров: 938 | Добавил: hgf | Дата: 17.02.2011 | Комментарии (0)

« 1 2

Календарь

«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0