Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Дүшәмбе, 20.05.2024, 05:10

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | | Теркәлү | Керү

Главная » 2011 » Февраль » 17 » Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары билгеләнде
18:38
Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары билгеләнде
15 нче февральдә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча Комитет утырышы булды. Анда әлеге мактаулы исемгә түбәндәгеләр лаек дип табылды:Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә татар халык җырларын һәм классик татар музыкасын башкарган, концерт программаларын куйган һәм «Күңелем җырдан тора» һәм «Исеңдәме» CD-дискларын чыгарган өчен Филүс Каһиров лаек дип табылды.Казан милли тикшеренү технология университеты аспиранты Ярослав Ключниковка олы бүләк "Арт-пластилин” инновацион хезмәте өчен бирелде. Әлмәт татар дәүләт драма театры М.Җәлил исемендәге премияне "Балакаем” (Илгиз Зәйниев пьессасы, режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова) спектакле өчен алды.Дүртенче премияне "Ялкын” журналы редакциясе (рухи һәм эстетик тәрбия белән бәйле мәкаләләрне, балалар хокукларын яклаган өчен) һәм "Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге” дәүләт учреждениесе коллективы (республикада яшьләр сәясәтен алып барган, социаль проектларны эшләгән һәм хәйрия акцияләрен үткәргән өчен) үзара бүлешә. Быел бишенче премия булдыру буенча да сүз булды. Татарстан спортчысы - чаңгыда шуучы Алия Ихсановага да бирүне сорап Татарстан Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать ителде. Спортчы кыз Төркиянең Әрзурум шәһәрендә узган XXV Бөтендөнья кышкы Универсиадада олы җиңүләргә иреште.Чыганак: http://intertat.ru
Просмотров: 939 | Добавил: hgf | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Календарь

«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0