Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Дүшәмбе, 20.05.2024, 05:32

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | | Теркәлү | Керү

Главная » 2011 » Февраль » 17 » Сәләтле яшьләр — илебез киләчәге!
18:50
Сәләтле яшьләр — илебез киләчәге!
Көтмәгәндә яхшылык эшләү көне. Халыкара хәйрия оешмалары 17 февральне күптән түгел шулай дип билгеләгән. Кичә Конгресс-холлда уздырылган чара, ягъни "Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың талантлы яшьләрен бүләкләү әлеге бәйрәмнең матур үрнәге булып торса да, аның хакимият тарафыннан бик төптән уйланылган гамәл булуы ачыкланды.Яшьләр проблемаларына рәсми органнар һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын көчәйтеп җибәргән "Мәгариф” проекты илнең генофондын саклауда һәм җәмгыять үсеше ресурсы буларак зур әһәмияткә ия. Русия Президентының 2006 елның 6 апрелендәге "Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме чаралары турында”гы Указы нигезендә 14-25 яшьләрдәге талант ияләре ел саен премияләр белән бүләкләнә. Башкортстанда бу югары бүләккә ия булганнар елдан-ел арта. Мәсәлән, 2006 елда дәүләт ярдәме алганнар 112 кеше булса, бүген алар — 127 кеше. Аларга тантаналы рәвештә дипломнар һәм 30-60 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.Халыкара, Бөтенрусия, төбәкара конкурс, фестиваль, олимпиада һәм башкаларда җиңү яулаган премия лауреатларын бүләкләүдә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, мәдәният министры урынбасары Камилә Дәүләтова, Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Морат Гозәеров, Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин һәм башкалар катнашты.Яшьләрне республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Зөһрә Җиһанур кызы лауреатларның иң талантлы, акыллы, сәләтле, максатчан, эшсөяр булуын ассызыклады. "Сез бу югарылыкка үз көчегез белән күтәрелдегез. Безнең ышанычыбыз, өметебез һәм сөеклеләребез — сез”, — диде ул чыгышында. Премьер-министр урынбасары кулыннан диплом алган яшьләр дә бу көнне мәңге хәтерләрендә саклаячакларын, ышанычны акларга тырышачакларын әйттеләр.Мәләвез районы Иштуган авылыннан Гөлнара Мөхәммәтшина Салават җыены бәйрәмендә Гран-при яулаганы өчен диплом, 30 мең сум премия һәм ноутбук белән бүләкләнгән. "Бу премияне алуыма чиксез куанам. Бер урында таптанмаска, тагын да яңа ачышларга омтылырга уйлыйм”, — дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Иштуган мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче яшь, талантлы, чибәр кыз читтән торып Башкорт дәүләт университетында да укый икән. Конкурска әзерләгән җитәкчесе Люция Хәсәновага зур рәхмәтен, республика яшьләре белән чиксез горурлануын белдерде Гөлнара. Җитәкчесенең Гөлнарадан да ныграк дулкынлануын күреп, Раил Әсәдуллин: "Укучысы җиңү яулаган укытучыга икеләтә куаныч”, — диде. Чарада яшьләрнең түгел, ә күбрәк аларның остазларының күзләре яшьләнде. Укытучыларның олы хезмәтенә бәя бирү иде бу.Яшьләр өчен бүләкләү онытылмаслык зур бәйрәмгә әверелде. Аларга гына төбәп мактау сүзләре әйтелде, аларга гына атап концерт номерлары башкарылды. Республикабызның киләчәге, иң акыллы яшьләре бит алар, мондый хөрмәтләүгә, һичшиксез, лаеклылар.Айгөл Юлъякшина. ("Кызыл таң")
Просмотров: 716 | Добавил: hgf | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Календарь

«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0