Главная » 2011 » Март » 21 » Belem.ru порталы Габдулла Тукайга багышланган презентацияләр бәйгесе үткәрә
21:14 Belem.ru порталы Габдулла Тукайга багышланган презентацияләр бәйгесе үткәрә |
Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә. Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала. Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин. Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре. Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 5 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барыла.Әлеге бәйге бүген, 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак.Сезгә иҗади эшләрегездә уңышлар теләп калабыз! (Belem.ru)
|
Просмотров: 2172 |
Добавил: hgf
| Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1 | |
1
Arteltfilia
(19.02.2012 08:00)
0
почерпнул много нового
|
|
|
|
|
Меню
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|