Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Дүшәмбе, 20.05.2024, 07:25

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | Файллар каталогы | Теркәлү | Керү

Главная » Файлы » Мои файлы

Дәрес
[ Скачать с сервера (19.1 Kb) ] 18.02.2011, 18:59

Дәрес барышы.

I.  Оештыру өлеше.  

1.Дежурның рапорты.

2. Укытучының кереш сүзе. Укучылар, без бүген фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография  бүлекләрен кабатлау дәресе үткәрербез. Дәрес барышында белемнәребезне ныгытырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез.

II.    Дәреснең төп өлеше.

1.     "Туган тел” чайнвордын чишү.  

1.Билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр системасы (алфавит) 2.Тавыш һәм шау катнашында ясалган аваз (тартык) 3.Белем чыганагы (китап) 4.Укучы өстәле (парта) 5. Сөйләмнең иҗ кечкенә берәмлекләре (авазлар) 6. Буяулар ярдәмендә иҗат ителгән әсәр (рәсем) 7.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге (морфология) 8.Тартык авазга тәмамланган иҗек (ябык) 9.Сузыкларның бер төре (калын) 10.Ә,ү,ө,и,э сузыкларының төре (нечкә) 11.Гарәп алфавитының беренче хәрефе (әлиф) 12.Сөйләм авазларын өйрәнүче тел бүлеге (фонетика) 13.Сузык авазга тәмамланган иҗек (ачык) 14.Билгеле бер калыпка салынган норма (кагыйдә) 15. Кешенең асыл сыйфаты (әдәп).

Укучылар, чайнвордка язылган барлык җавапларыбыз да бүген сезгә кирәк булыр. Сез - әдәпле укучылар, бүген дә үзегезне иң яхшы яктан гына күрсәтерсез дип ышанам. Белемнәрегезне ныгыту өчен китап, рәсемнәр дә кирәк булыр, дәфтәрләргә чиста, пөхтә һәм дөрес итеп язу өчен парталар да кирәк һәм әлбәттә, белемнәрегез сезнең ышанычлы юлдашыгыз булыр. Ә хәзер дәфтәрләргә бүгенге датаны һәм дәреснең темасын язабыз.      Табышмакларга җавап табыгыз: 1.     Авыл башында нәрсә бар? (А авазы) 2.     Кыш уртасында нәрсә була? (Ы авазы) А, Ы нинди авазлар? Димәк, без эшне сузык авазлардан кабатлаудан башлыйбыз.

     Хәзер сез Роберт Миңнуллинның "Ак кыш” шигырен тыңларсыз. Кем ул Роберт Миңнуллин? Күргәзмәгә Р.Мның китабы куела.  Шигырь тыңлаганда ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне дәфтәргә баганалап язабыз. Нәрсә ул ирен гармониясе? Магнитофон язмасын тыңлау. Ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне баганалап язып, транскрипциядә авазларны күрсәтү. Төсне - /т ө с н ө/ һ.б.  

Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз. Түбәндәге сорауларга җаваплар эзлибез.  -Сингармонизм законына нинди сүзләр буйсынган ? -Нәрсә ул сингармонизм законы? Билгеләнгән сүзләрне өч баганага бүлеп язабыз: 1.     калын сүзләр 2.     нечкә сүзләр 3.     сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. Нәтиҗә. Таблица белән эш Татар телендә ничә сузык аваз бар? Алар нинди ике төргә бүленә? Таблицага тагын нинди сузыклар өстәлгән? Алар нинди сүзләрә очрый? Табышмаклар: Дәрес башында нәрсә ишетәбез? (Д авазы) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (Һ авазы) Д, Һ нинди авазлар?

Тартык авазларны кабатлау.      Татар телендә ничә тартык аваз бар?      Алар нинди төргә бүленә?      Ничә парлы тартык бар?      Нинди хәрефләр икешәр тартык аваз белдерә? "Татар теле” Хәбибов Л. 144 нче күнегү. Өстәмә сорау. К,Г хәрефләре нинди сүзләрдә К,Г авазларын , нинди сүзләрдә къ, гъ авазларын белдерә? В хәрефе нинди ике аваз белдерә? Мисаллар китерегез. Бер хәреф ике авазны белдергән сүзләрне язып алабыз: Яңа, ел, елга, юл, каен. Нәтиҗә. М. Кәримнең шигырендә сүз нәрсә турында бара? Ул кышны ничек сурәтләгән?

  Релаксация. Буран, кош тавышлары.  Физминут.      

  Төркемнәрдә эш . Кар бөртекләренә язылган биремнәр тапшырыла. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укыгыз. Сүзләрне иҗекләргә бүлегез, басым куегыз. 1нче төркем. Их, тәүге кар... Гүя инде Якты күбек. Үзе менә күбәләктәй Җанлы кебек. Иркәләнеп оча-оча Җиргә төшә. (Рәшит Сабит) 2нче төркем. Безнең якта чыршылар күп – Җилләргә бөгелмиләр, Давылларга сыгылмыйлар, Кышларга бирелмиләр. (Әнгам Атнабаев) 3нче төркем. Ак күбәләктәй ак карлар, Әле кайчан тансык иде. Әле кайчан теләдек без: Яусын иде, яусын иде. Тизрәк җиргә ятсын иде, Каралыкны, сорылыкны Тизрәк аклык япсын иде. (Нәҗибә Әминева) С.т .үстерү  өстендә эш. Рәсемнәр буенча "Туган якта кыш кунакта” дигән темага хикәя төзү. Кышның кайсы ае? Башка елллар белән чагыштырганда һава торышында үзгәрешәләр бармы? Көне буе, гаҗәп, тамчы тама! Декабрь дип ничек әйтерсең. Ник кар яумый, ник ак буран түгел? Син, Табигать, серле, сәерсең. (Зәйфә Салихова. 1999ел.)  

Фонетик анализ яасу тәртибе белән танышу. Дәреслек, 78-79нчы битләр.  

Табышмак. Ишектән керә, түргә үтә. (Салкын) Салкын - / с а л – к ъ ы н/ 1.     беренче иҗек – ябык, икенче иҗек – ябык. 2.     6 хәреф: с, а, л, к, ы, н; 6 аваз: /с/, /а/, /л/, /къ/, /ы/, /н/      3. сузыклар:             /а/ - калын, бераз иренләшкән.             /ы/ - калын, иренләшмәгән, кыска. Сүз сингармонизмга буйсына. 3.     Тартыклар. /с/ - тел-теш тартыгы, саңгырау, яңгырау пары /з/ /л/ - тел-теш тартыгы, яңгырау, парсыз. /къ/ - кече тел тартыгы, саңгырау, яңгырау пары /гъ/ /н/ - тел-теш тартыгы, яңгырау, парсыз.

Табышмаклар. 1.     Йолдыз-йолдыз вак кына, Челтәр-челтәр ак кына Өс киеменә куна, Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге) 2.     Утта янмый, суда батмый. (Боз) 3.     Үкерә дә котыра, Бөтен җирен тутыра. (Буран) Җавап сүзләргә фонетик анализ ясау.

Өй эше. 178нче күнегү.

Алфавитны искә төшерү. Хәрефләрне телнең кайсы бүлеге өйрәнә? Сүзләрнең дөрес язылышын нинди бүлек өйрәнә?

Сүзлек диктанты. Кар – кары, яу – ява, шигырь – шигырьләр, шигыре, көньяк- көньягы, аръяк – аръягы, туп-тубы, мәгънә, болыт , бөртек, көртлек, маэмай, мәсьәлә.

  III.             Йомгаклау. Тест. Димәк, тел белеменең нинди бүлекләрен өйрәндек инде? Кайсы якташ шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштык? Билгеләр кую.

Категория: Мои файлы | Добавил: hgf
Просмотров: 6759 | Загрузок: 1517 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Бүлекләр

Мои файлы [8]

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0