Татар теле укытучысы Гөлнара Хәбибрахманованың шәхси сайты

Дүшәмбе, 20.05.2024, 04:53

Приветствую Вас Гость | RSS | Төп бит | Файллар каталогы | Теркәлү | Керү

Главная » Файлы » Мои файлы

Класстан тыш чара
[ Скачать с сервера (17.6 Kb) ] 18.02.2011, 19:03
Җыр "Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!” ( З.Салихова сүз, Р.Ханнанов муз.)   Күңелем эзләгән Халкым моңы, серле Чишмәләрең җырлый, Бәләбәй. Әниләрең әй изге, Кочагың ай иркен Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй! Йөрәгем теләгән Әнкәй җылылыгы Куеныңда синең, Бәләбәй. Икмәгең әй тәмле, Суларың ай татлы Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй! Яшәүгә җан өргән, Илһам көче, ялкын Синең утларыңда, Бәләбәй. Кызларың әй дәртле, Улларың ай чәмле Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй !   Алып баручы.  Мөлдерәмә тулы күңелләрдән Ага җылы хисләр ташкыны Яз, наз көткән бөтен Бәләбәйне Ялмап алган иҗат ялкыны.   Бүген гадәти көн түгел. Бүген – шигырь бәйрәме! Җаннан җанга күчеп йөри Утлы хисләр бәйләме. Рәхим ит, әйдә, түрдән уз, Саумы, Шигырь бәйрәме! Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне шигърият бәйрәмендә - "Илһам чишмәләре” фестивалендә күрүебезгә бик шатбыз. Шигърият язын быел Бәләбәй унынчы тапкыр каршылый. Унынчы фестивальнең шәһәребезнең 225 еллыгына, Бәләбәй районының 75 еллыгына туры килүе һәм күптән түгел ун еллыгын билгеләп узган татар гимназиясендә үткәрелүе үзе бер мәртәбә түгелмени?! Тәбрикләү һәм кунаклар белән таныштыру өчен сүз гимназия директорына бирелә.   А.б.  Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре...           Чишмә башы кайсы төбәктә? Үзәндә дә түгел, тауларда да Моңга тулы безнең йөрәктә Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре… Хәерле юл тели һәр чәчәк Чишмәләрнең, шигъри чылтыравын Ишетәчәк ерак Киләчәк. Фестиваль кунакларын гимназиянең "Чулпан” бию төркеме сәламли.   А.б.          Җыр тумаса, шигырь язылмаса Нишләр күңел? Таштай ул катар Шундый илаһи моң синдә шагыйрь, Ташларны да хәтта елатыр. Сүзне хөрмәтле кунакларыбызга бирәбез. 1 нче кунак___________________________ рәхим итегез.   А.б.           Җырлыйк әле без татлы җыр Мең рәхмәтләр әйтеп бу көнгә Ишеттерик моңлы сазыбызны! Урлап алган җырлар түгел лә! Жырлыйк әле тагын бер яңа җыр Халкыбызның моңлы көенә Сезнең ничек - минем горур күңел Татар булуына сөенә! Йолдыз Гатиятуллина башкаруында "Туган телем” җыры бәйрәм сәламе булып яңгырасын.   А.б.           Шигырь туе. "Кәләш” назлы Сүзгә Баш ияргә килгән кунаклар Дуслык чәчәгенең таҗларымы? Чуваш, урыс, башкорт туганнар. Кияү кемме? Илһам, илһам үзе! Гыйшкы – шигьри сүзгә табына Шигырь туа, моңлы җырлар туа – Илаһи моң – алар кавыша! Бәләбәйдә шигырь туе бүген Тыеп булмый хисләр ташкынын Шигырь булып тама йөрәкләрдән Тылсым көче – иҗат ялкыны. Сәхнә түренә _____2нче кунакны______________________________________ чакырабыз.   Аб. Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә. Бу чорда аларның күңелләре дә тулышкан елгалар шикелле гади дөнья ярларына гына сыеп калмыйча, хис дулкыннары булып ташып – ургылырга гына торалар. Ә хисләр, язгы хисләр, әлбәттә, шигъри юлларга әверелә.Шуңа күрә "Илһам чишмәләре” шигърият фестивале табигатьнең әлеге иң хозур мизгелендә уздырылуы да һич очраклы түгел. Табигатькә кабат яз килде. Ә тәүге тамчылар,  көләч кояш елмаюы һәм кыюсыз кечкенә инешләр белән бергә шәһәрәбезгә "Илһам чишмәләре” килде.  "Туган як”. Башкара Йолдыз Гатиятуллина, Ильвина Фәизова   А.б. Чишмәләр, чишмәләр... Кай тарафлардан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән – күңелгә, йөрәктән –йөрәккә шигъри аһәң булып күчә килде. Заманында безнең төбәгебезнең шул көмештәй чишмәләрнең суын уртлап, елгаларында су кереп Сергей Аксаков, Марина Цветаева, Владимир Даль кебек күренекле шәхесләр яшәгән. Алай гына да түгел, чуваш халык шагыйрьләре Константин Иванов һәм Яков Ухсай, күренекле әдипләр Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим, Габдулла Әхмәтшин, Гази Кашшаф, Таһир Таһиров һ.б. шушы якларның данын, матурлыгын җырладылар һәм өч республиканың да әдәбиятында җуелмас эз калдырдылар. 3нче кунак                А.б.           Биик әле, онытылсын Тормышның мәшәкате. Биеп туа күңел дәрте, Тәндә кала сихәте. Алина Хәбибуллина башкаруында мари биюе   А.б.                       Миллионлаган шәһәр арасында                    Бәләбәй  бар - әйе, кечкенә.                      Ә эшләре, даны, кешеләре                      Күп калалар өчен – төш кенә.                      Тик Бәләбәй күккә чөйми борын,                      Аксакаллар сыман сабыр ул;                      Аның күңелендә мең төрле гамь -                      Гади шәһәр түгел, шагыйрь ул. Шәһәребезнең мөхтәрәм шагыйрьләрен чакырабыз: Хәмит Сәйран, Мәҗит Кәримов.   А.б.           Туктый иде узып баручылар Пианино моңы ишетеп. Оча иде кебек сандугачлар Мең-мең төрле телдә сайрашып.   Ю.Виноградов "Татар кызы бии”. Башкара Ләйсән Гыиззәтуллина   А.б.          Кулда үткен каләм барда Мин көрәшми буламмы? Йөгән салып жыеп булмый Ходай биргән бу аңны, дип әйтә торгандыр инде һәр шагыйрь. Сүзне гимназиянең каләм осталарына бирәбез:  Ф.Х.Мәхмүдова; Н.Н.Хөсәенов Нәсимә ханым Багаева А.б.           Җырлар өчен килдек без бу җиргә Җырламаган йөрәк яналмый. Җырламаган йөрәк – йөрәк түгел, Моңланмаган йөрәк кирәк түгел, Җырламыйча, дуслар ярамый. Сәхнәбез түренә шәһәребезнең күренекле сәхнә йолдызларын Урал-батыр халык иҗаты үзәге артисларын чакырабыз. Татар халык җыры "Зөләйхә” башкара Рәзидә Ибатуллина.   А.б. Сәхнәгә гимназиянең каләм тибрәтүче укучыларын чакырабыз. Рәхим итегез. Регина Гәниева Алина Муллагалиева Гүзәл Усманова "Бииләр итек, читекләр” Илнур Киямов   А.б. Хөрмәтле кунаклар! Очрашуыбызның соңгы минутларын  "Туган тел” җыры дәвам итә.   А.б. Сезнең белән очрашу минутлары сизелми дә үтеп китте. Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз.                    Күңелегез түрендә һичкайчан Өмет кояшы сүнмәсен. Бәхетле язмыш йолдызы Гомер күгеннән китмәсен. Сезнең тормыш юлларыгызда Очрамасын киртәләр. Гел бәхетләр һәм шатлыклар Алып килсен иртәләр.  
Категория: Мои файлы | Добавил: hgf
Просмотров: 3494 | Загрузок: 198 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Бүлекләр

Мои файлы [8]

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0