Главная » 2011 » Март » 9 » Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле
09:49 Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле |
Гадәттәгечә, елның тәүге айларында республиканың барлык министрлыкларында эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышлар уза. Башкортстан Мәгариф министрлыгының шундый утырышы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге интернат-гимназиядә булды.Былтырга эшкә йомгак ясауны республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина узган елдагы мөһим вакыйгалардан башлады. Болар — Башкортстан укытучыларының Х съезды, "Бөтенрусия педагогик җыелышы” оешмасының Башкортстандагы бүлеге ачылуы, мәгариф өлкәсенең ике тапкыр Президент советында каралуы, 2010 елның Укытучы елы девизы астында үтүе һәм башкалар. Бу чаралар, әлбәттә, республика мәгарифен үстерүгә, укыту-тәрбия эшендәге проблемаларны бергәләп хәл итүгә багышлануы белән мөһим.Былтыргы эшләрне анализлаганда Зөһрә Рәхмәтуллина җәмәгатьчелектә, беренче чиратта укытучыларда төрле фикерләр тудырган яңа федераль дәүләт стандартларына күчүгә тукталды. Узган уку елында республиканың кырык шәһәр һәм районнары мәктәпләренең 240 — беренче, 20 икенче сыйныфында укыту яңа стандартлар буенча оештырылды, диде ул. Бу барлык укучыларның 1,5 процентын гына тәшкил итә. Киләчәктә яңача укытуны киңрәк оештыру өчен мәгарифне үстерү институтына укыту-методик әсбапларны, фәнни кулланмаларны яңарту, укытучыларның, җитәкче кадрларның белемен камилләштерү бурычын куйды Премьер-министр урынбасары. Әлеге вакытта Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә, Дәүләкән, Кырмыскалы, Мәчетле, Туймазы, Учалы, Яңавыл районнары мәктәпләре яңа дәүләт стандартларын кертү буенча актив эшләвен ассызыклады."Безнең яңа мәктәп” башлангычын тормышка ашыруда республика мәктәпләренең мөмкинлеге зур. Моны укучыларның Бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алуы күрсәтә. Дүрт — беренче, егерме сигез призлы урын белән укучылар Башкортстанны Русиядә иң яхшы ун төбәк арасына кертте.Докладчының Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле тукталуы бу өлкәдәге проблемаларның һаман да кимемәве белән аңлатыла. Инде икенче ел, мәҗбүри фәннәрдән кала, укучылар җәмгыять белеменә (40 процент) өстенлек бирәләр. Аннан кала физика, тарих, химия фәннәрен сайлыйлар. Мәҗбүри фәннәр саналган математика һәм урыс теленнән минималь чикне үтмәүчеләр саны (2009 елда — 585, 2010 елда — 225 укучы) кыскаруына карамастан, әдәбияттан, инглиз, француз, телләреннән, химиядән уртача балл түбәнәюе күзәтелә. Нәтиҗәләрне арттырып күрсәтүгә юл куелган җитәкчеләргә аерым кисәтү ясады Зөһрә Җиһанур кызы.— Благовар, Илеш, Борай, Күгәрчен, Кушнаренко районнары һәм Агыйдел шәһәре мәктәпләре җитәкчеләре, безнең карашка, елдан-ел БДИ нәтиҗәләрен арттыруга юл куя, — диде ул һәм мондый нәтиҗәгә килүенең сәбәбен дә аңлатты. — Кызганычка каршы, югарыда аталган районнар укучылары олимпиадаларда призлы урыннарга чыкканы юк, киресенчә, һәрчак соңгылар рәтендә.100 балл җыю буенча республика ике ел рәттән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы контролендә булды. Былтыр икеләтә азаюга (54тән 27гә төште) карамастан, быел да андыйларның эшләре катгый контрольдә булачак.9нчы сыйныфны тәмамлаучылар алдында торган яңалыкка да тукталды докладчы. Урыс теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханны яңа формада барлык мәктәпләр дә тапшырачак. Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама укучыларын унбер фән буенча яңача имтихан көтә.Былтыр Укытучы елы игълан ителү уңай күренешләр белән беррәттән педагоглар эшчәнлегендәге күп проблемаларны өскә чыгарды. Югары уку йортларында төрле юнәлештә педагогик кадрлар әзерләнүенә карамастан, мәктәпләрдә әле булса урта һәм махсус белемле укытучылар 16 процент тәшкил итә. Пенсия яшендәге укытучыларның күплегенә дә докладта аерым басым ясалды. Алар Уфа (17,3 процент), Күмертау (15,6 процент), Белорет (15,8 процент), Ишембай (15,7 процент) шәһәрләрендә, Балакатай (14 процент), Уфа (14,2 процент) районнарында республика күрсәткеченнән (9,6 процент) күпкә югары. Әгәр 2001 елда һәр унтугызынчы укытучы гына пенсия яшендә булса, 2010 елда һәр унынчы укытучы.Мәктәпләргә яшьләрнең килмәве, беренчедән, хезмәт хакының түбәнлеге белән аңлатылса, икенче зур сәбәп — торак юклык. Быелгы уку елы күрсәткечләре буенча, эшкә яңа кабул ителгән педагогларның 62, 8 процентының үз фатиры юк.Мәгариф өлкәсендәге оптимальләштерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Бу, беренчедән, нәтиҗәсез чыгымнарны азайту, аларны укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтүгә ярдәм итәчәк. Икенчедән, белем сыйфатын күтәрәчәк. 2008-09 елларда мәктәпләр саны 357гә кыскарса, быелгы уку елында 143 мәктәпнең статусы үзгәрде. Тагы 235 мәктәпне үзгәртү көтә.Нәтиҗәсез чыгымнарга килгәндә, 2010 елда мондый чыгым 4,7 миллиард сум тәшкил иткән. Архангель, Авыргазы, Балакатай, Зилаер, Иглин, Краснокама, Стәрлетамак, Чишмә районнарында эшләп килүче аз балалы мәктәпләр укытучылар хезмәт хакына бүленгән чыгымнар күләмен арттыруга китерә. Кайбер мәктәпләрдә бер укытучыга ике-өч бала гына туры килүен исәпләгәндә, оптимальләштерүнең мөһимлеге һичшиксез. Республика буенча бу күрсәткеч 2010 елда 10 бала иде. Бүген республикада 115 сыйныфта берәр генә бала укыган мәктәпләр бар.— Оптимальләштерү һөнәрчелек училищеларында тагы да акрынрак бара, — диде Премьер-министр урынбасары. — Укучыларны да, эш бирүчеләрне дә кызыксындырмаган һөнәрләр әзерләүче училище, колледжларны тоту безгә кирәк микән?Уфа китапханә колледжын, Белорет металлургия колледжын, Салават индустриаль колледжын, башкорт кооператив техникумын, Уфа дәүләт һөнәрчелек-педагогия колледжын, Благовещен сәнәгать-гуманитар техникумын, 10нчы (Уфа), 19нчы, 72нче (Салават), 71нче (Стәрлетамак) һөнәрчелек училище-лицейларын тәмамлаучылар елның-елында эшкә урнаша алмый. Димәк, бу уку йортлары нәтиҗәсез эшли булып чыга.Киңәйтелгән коллегия утырышында шулай ук укучы балаларның сәламәтлеге, җәйге ялны оештыру мәсьәләләре, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, үз-үзләренә кул салу очраклары, ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру, инвалид балаларны дистанцион укыту кебек проблемалар турында җентекле фикер алышынды.Быел һәр тармак үз эшен "Милләтара татулыкны ныгыту елы” кысаларында үтәсе чаралар планына көйли. Ә мәгариф өлкәсендә туган телләрне өйрәнүгә тагы да ныклы игътибар бүленәчәк.— 1836 гомуми белем бирү мәктәбенең (һәм 832 филиал) кырык проценты милли мәктәп исәпләнә. Урыс булмаган укучыларның 73, 3 проценты туган телдә белем ала яисә предмет буларак туган телен өйрәнә, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина. — Кызганычка каршы барлык ата-аналар да туган телнең тәрбияви көчен аңламый. Ил җитәкчелеге мәгариф хезмәткәрләре алдына белемле генә түгел, әхлакый тәрбияле, толерант шәхес тәрбияләү бурычын куя. Без туган телләрне өйрәнү буенча матур нәтиҗәләргә ирештек, киләчәктә планканы төшерергә тиеш түгелбез. Коллегия утырышында чыгыш ясаучылар — М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Миякә районы мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Атангулова, Туймазы дәүләт юридик колледж директры Нурислам Сәлимгәрәев, наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсе начальнигы Валерий Кокин һәм башкалар укыту-тәрбия эшенең башка якларындагы уңай һәм проблемалы хәлләр турында җентекле сөйләделәр.Коллегия утырышы ахырында тиешле карар кабул ителде һәм бер төркем педагоглар министрлыкның мактау грамотасы белән бүләкләнде.Фәния ГАБИДУЛЛИНА. ("Кызыл таң")
|
Просмотров: 1201 |
Добавил: hgf
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Меню
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|